news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермаларында кош-корт саны бер ел эчендә 40 процентка арткан

Республикада 450 меңнән артык шәхси һәм 4 мең фермер хуҗалыгы, шулай ук 295 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы исәпләнә.

Татарстан фермаларында кош-корт саны бер ел эчендә 40 процентка арткан
Владимир Васильев архивыннан

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда фермер хуҗалыклары дәүләт ярдәме чаралары булышуында актив үсә. Республикада барлык төр терлек һәм кош-корт буенча үсеш теркәлгән. Аерым алганда, кош-корт буенча баш саны елына 40 процентка арткан, ул 3 млн башка якын булган. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул турыда сөйләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстанда 450 меңнән артык шәхси һәм 4 мең фермер хуҗалыгы, шулай ук 295 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы исәпләнә.

Иң зур үсешне фермер хуҗалыклары бирә, аларның акчалата кереме бер ел эчендә 11 процентка — 2,1 млрд сумга кадәр арткан. Шәхси хуҗалыклар, җитештерү бераз кимесә дә, уңай динамикага ия.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүдә тулы бер эш башкарасы бар. 123 кооператив кына реаль эшчәнлек алып бара, шуларның 74е грант ярдәме алган. Шуның аркасында кооператив хәрәкәтен яңадан торгызуга ирешелде.

Узган ел авыл хуҗалыгы кооперативларына өстәмә рәвештә 3 меңнән артык яңа әгъза җәлеп ителгән, нигездә бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Аларның акчалата кереме ике тапкыр диярлек — 2,9 млрд сумга кадәр арткан.

Терлекчелек тармагын үстерү һәм авылда кече формаларга ярдәм итү бик мөһим, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Бу продукция җитештерү белән генә бәйле түгел, сүз кешеләрнең керемнәре һәм авылның киләчәге турында бара. Шуңа күрә ярдәм итүнең барлык рәвешләрен дә дәвам итәргә кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100