news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фехтовальщиклары Россия Кубогында ике бронза медаль яулады

Ростов–Дон шәһәрендә узучы фехтование буенча Россия Кубогында Камилла Гафурҗанова (рапира) һәм ир–егетләр командасы (кылыч) бронза медальләргә лаек булды

(Казан, 22 декабрь, “Татар–информ”). Ростов–Дон шәһәрендә узучы фехтование буенча Россия Кубогында Татарстан вәкилләре ике бронза медаль яулады.
Рапирачылар ярышында Камилла Гафурҗанова Курск өлкәсе вәкилләре – Юлия Бирюкова һәм Яна Рузавинадан калышып, өченче урынга лаек булды.
Составында Рөстәм Гыйльмуллин, Александр Карухин, Александр Падеров һәм Иван Терешкин булган Татарстанның ир–егетләр җыелма командасы (кылыч) бронза медаль яулады, дип хәбәр ителә Россия Фехтование федерациясенең рәсми сайтында. Санкт–Петербург–1 командасы – беренче, Новосибирск өлкәсе–1 спортчылары икенче урынга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot