news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фехтовальщиклары Мәскәүдә узган турнирда ике медаль яулаган

«Мәскәү яшьлеге» турниры Европа беренчелекләрендә кадетлар категориясендә катнашу өчен спортчылар сайлау системасына керә.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ике фехтовальщигы «Мәскәү яшьлеге» турнирында ике медаль яулаган. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан Элла Миңнуллина, финалда Мәскәү спортчысыннан калышып, 168 кыз арасында икенче урынга лаек булган.

Казан егете Сергей Сомов та көмеш медаль яулаган. Турнирда барлыгы 113 спортчы катнашкан.

  • «Мәскәү яшьлеге» турниры кадетлар категориясендә Европа беренчелекләрендә катнашу өчен спортчылар сайлау системасына керә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100