news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан федераль исемлеккә татар теле буенча тагын 32 дәреслек кертергә тәкъдим итте

Татарстан татар теле һәм әдәбияты буенча тагын 32 дәреслекне федераль исемлеккә кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

«Яңа дәреслекләр әзерләү эше дәвам итә. Быел ук федераль дәреслекләр исемлегенә кертү өчен тагын 32 дәреслек федераль фәнни-методик совет каравына кертелер дип өметләнәбез», - диде спикер.

Поминов сүзләренчә, узган ел Россия Мәгариф министрлыгына татар теле һәм әдәбияты буенча 26 яңа буын дәреслек җибәрелгән. Алар экспертларның уңай нәтиҗәләрен алдылар һәм федераль дәреслекләр исемлегенә керделәр. Хәзерге вакытта федераль исемлектә шундый 86 дәреслек бар.

Спикер Татарстан мәктәпләрендә биш телдә укыту оештырылуын өстәде: рус, татар, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә. Болардан тыш, сигез тел - рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва (мокшы, шулай ук эрзә), башкорт һәм иврит телләрен өйрәнәләр.

Моннан тыш, якшәмбе мәктәбенең 110 бүлегендә республикада яшәүче 25 халык теле һәм мәдәнияте өйрәнелә. «Һәр ел саен барлык юнәлешләр буенча мәктәпкә беренчедән 11нче сыйныфка кадәр дәреслекләр килә», - диде Поминов.

news_right_1
news_right_2
news_bot