news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан федераль бюджеттан планлаштырылган субвенцияләрнең 80 процентын алды

2019 елда Татарстан икътисадына федераль бюджеттан 82,5 млрд сум җәлеп ителгән.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 25 ноябрьгә Татарстан Республикасына федераль бюджеттан 82,5 млрд сум күләмендә финанслау лимитлары расланган. Республика Россиянең 25 дәүләт программасын һәм 8 федераль максатчан программаны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу хакта икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

«Шулардан [82,5 млрд сумнан] республикага бүгенге көндә 66,2 млрд сум кергән, бу расланган лимитның 80 процентын тәшкил итә», — диде ул. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,2 млрд сумга күбрәк.

2020 ел башында илкүләм проектларның беренче елына нәтиҗәләр ясалачак. Фикер алышу мәйданчыгы итеп Казан сайланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100