news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан федераль бюджет кредитларын соңрак кайтарачак

Федераль казнадан бюджет кредитлары буенча реструктуризацияләнгән бурычның гомуми калдыгы 71,3 млрд сум тәшкил итә.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 71,3 млрд сум күләмендә федераль бюджет кредитларын Татарстан соңрак кайтарачак. Бу хакта закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының уналтынчы утырышында кабул ителде.

Россия Финанс министрлыгы һәм Татарстанның Министрлар Кабинеты Татарстанга федераль казнадан кредитлар бирү турында элек төзелгән килешүләргә өстәмә килешү төзегән.

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, өстәмә килешү нигезендә, Татарстанның 14 федераль бюджет кредиты буенча бурычларын каплау 2023-2032 елдан 2025-2034 елларга күчерелгән. Барлыгы 66,1 млрд сум бурыч исәпләнә.

Шулай ук, Татарстанның 2017 елда реструктуризацияләнгән өч бюджет кредиты буенча бурычларны кайтару вакыты 2029 елга кадәр озайтыла. Бурыч күләме 5,2 млрд сум тәшкил итә.

Шул рәвешле, федераль казнадан бюджет кредитлары буенча реструктуризацияләнгән бурычның гомуми калдыгы 71,3 млрд сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot