news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Фәннәр академиясенең 2нче вице-президенты билгеле булды

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты вазифасына билгеләнгән Ләйсән Әбҗәлилова моңарчы «Татнефтехиминвестхолдинг»та эшләгән.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов журналистларга академиянең тагын бер вице-президенты исемен атады.

«Академиянең 2нче вице-президенты итеп Ләйсән Әбҗәлилова билгеләнде. Ул моңарчы «Татнефтехиминвестхолдинг»та эшләде. Ул сәнәгать оешмалары белән актив эшчәнлек алып бара торган беренче вице-президент булачак. Ләйсән Әбҗәлилова академик түгел. Ул икътисад фәннәре кандидаты. Бу юнәлештә яхшы белгеч», – диде Рифкать Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

news_right_1
news_right_2
news_bot