Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Фәннәр академиясендә XIX гасыр әдәби мирасына багышланган семинар ачылды
ТР Фәннәр академиясендә шагыйрь, мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Гали Чокрыйның 200 еллыгына һәм мәгърифәтче, шагыйрь һәм фикер иясе Мифтахетдин Акмулланың 195 еллыгына багышланган «Парадигмалар алышыну вазгыятендә татар әдәбиятын өйрәнү: теория, методология, практика» халыкара фәнни семинары ачылды.
«XIX гасыр татар һәм башка төрки халыклар тормышында мөһим урын алып тора. Бу чорда урта гасырда нигезләнгән әйберләрдән арыну процессы бара, яңа чор әдәбиятына нигез салына һәм җитди яңарыш өчен нигез әзерләнә», – дип билгеләп үтте Фәннәр академиясе директоры Илгиз Халиков фәнни форум ачылышында.
Россия һәм якын чит ил галимнәре Идел буе һәм Урал буе халыкларының әдәби-сәнгать мирасын өйрәнүнең фундаменталь һәм гамәли проблемалары, XIX гасыр мәгърифәтчелек хәрәкәтенең милли телләрне торгызудагы һәм әдәбият үсешендәге роле, шулай ук телләрне һәм мәдәниятләрне саклауга һәм үстерүгә заманча карашлар турында фикер алышачак.
Семинар эшенең төп юнәлешләре:
- дини реформаторлык, суфичылык һәм мәгърифәтчелек;
- мәгърифәтче шагыйрьләр иҗатында дәвамлылык һәм мәдәни традицияләр;
- туган телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүдә традицияләр һәм заманча алымнар;
- гарәп графикасы язма һәйкәлләрен транслитерацияләү, тәрҗемә итү һәм фәнни бәяләү проблемалары.
Чараны ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра..
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз