news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Фәннәр академиясе «Яндекс» сервисларына татар телен интеграциялиячәк

Татарстан Фәннәр академиясе «Яндекс» сервисларына татар телен интеграциялиячәк
Фото: © «Татар-информ», Александра Давыдова

Татарстан Фәннәр академиясе «Яндекс» белән килешү имзалады, тантана бүген Kazan Digital Week кысаларында узды. Документны имзалауда ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә региональ хезмәттәшлек буенча директор Антон Москаленков катнашты.

«Килешү текст һәм сөйләмне автоматик эшкәртү өлкәсендәге эшләнмәләргә кагыла. Фәннәр академиясендә җитәрлек эшләнмәләр, dataset бар. Безнең бурыч – татар телен «Яндекс» сервисларына мөмкин кадәр интеграцияләү», - дип сөйләде «Татар-информ»га килешүне имзалаганнан соң Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин.

Искәртик, моңарчы Kazan Digital Week форумында катнаш челтәрдә компьютерлар һәм кулланучылар белән үзәкләштерелгән рәвештә идарә итү өчен программа комплексын тәкъдим иттеләр. Ул Россия предприятиеләренә үзебезнең ил программа тәэминатына күчүне җиңеләйтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100