news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Фәннәр академиясе үзенә нигез салучының юбилеен билгеләп итә

Татарстан Фәннәр академиясе үзенә нигез салучының юбилеен билгеләп итә
Фото: «Миллиард.татар» порталы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе үзенә нигез салучы һәм беренче президент Мансур Хәсәновның (1930-2010) юбилеен билгеләп үтә. Бүген, 25 июньдә, күренекле фән эшлеклесенә 95 яшь тулган булыр иде.

25-27 июньдә тантаналы чаралар кысаларында Татарстан Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты «Мансур Хәсән улы Хәсәнов: дәүләт эшлеклесе, галим һәм фәнне оештыручы» дигән темага халыкара фәнни конференция үткәрә.

«Бүген ТАССР оешуга 105 ел тулуны билгеләп үтүебез символик мәгънәгә ия», - дип ике дата белән параллель үткәрде ТР Фәннәр Академиясенең хәзерге президенты Рифкать Миңнеханов.

«Форум кысаларында Татарстан Республикасы чәчәк атсын, үз тарихы һәм академик институты булсын өчен ул (Мансур Хәсәнов - Т-и иск.) һәм аның командасы үткәргән фәнни тикшеренүләр турында фикер алышачаклар», – дип шәрехләде журналистларга конференция тематикасын ТР Фәннәр академиясе башлыгы.

Бүген шулай ук Казанның Арча зиратында җирләнгән Хәсәнов каберенә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Моннан тыш, Татарстан Фәннәр академиясе бинасында фәнни форум кысаларында күргәзмә оештырылган, анда юбилярның тормыш юлын, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төп этапларын ачкан фотолар һәм документлар тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot