news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Фәннәр академиясе бинасы каршында панно барлыкка киләчәк

Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы терәк диварда панно барлыкка киләчәк. Тиешле эскиз проектлары конкурсын ТР Мәдәният министрлыгында игълан иттеләр.

Панно Татарстан Республикасы тарихына, фәненә һәм мәдәниятенә багышланачак. Конкурста катнашучыларга алты тематик юнәлеш тәкъдим ителә: гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр, математика һәм техник фәннәр, табигый фәннәр, медицина һәм биология фәннәре, химия һәм химия технологияләре, авыл хуҗалыгы фәннәре.

Конкурста катнашуга Россия Федерациясе гражданлыгы булган һәм Россия территориясендә яшәүче профессиональ скульпторлар чакырыла.

Гаризалар 20 августка кадәр кабул ителә. Конкурс 2026 елның 20 сентябренә кадәр уздырыла. Конкурс турында тулырак мәгълүматны ТР Мәдәният министрлыгы сайтында белергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot