news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Фәннәр академиясендә экстремизмга каршы көрәш турында сөйләшү була

Биредә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында конференция узачак.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә сәгать 10.00 дә Татарстан Фәннәр академиясендә “Россия һәм ислам дөньясы: экстремистик хәрәкәтләрнең глобальләшүенә җаваплар эзләү” темасына конференция узачак.

Аның барышында якын Көнчыгышта һәм дөньяның башка илләрендә дини радикализм формалары барлыкка килүенә, Россиядә һәм БДБ илләрендә дини экстремизмга, аңа каршы тору һәм экстремизмны профилактикалауга багышланган секцияләр эшләячәк, түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

Иртәгә булачак конференциягә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Ислам институты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, якын һәм ерак чит илләрнең фәнни берләшмәләр вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100