news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Фәннәр Академиясендә Е. К. Завойский исемендәге Халыкара премия тапшырылды

Аңа швейцарияле һәм немец галимнәре ия булды

 (Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген ТР Фәннәр академиясендә Е. К. Завойский исемендәге Халыкара премияне тапшыру тантанасы узды. Премия электрон парамагнит резонансы (ЭПР) өлкәсендә зур өлеш керткән галимнәргә тапшырыла.

Премия тапшыру тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР ФА президенты Мәгъзүм Сәлахов, бик күп галимнәр катнашты.

Быел әлеге премиягә Германиядән Пристер Томас һәм Швейцариядән Ешке Гуннар лаек булды. Алар бу бүләкне электрон прагмагнит резонансны югары сыйфатлы һәм күп ешлыклы заманча ешлыкларда һәм бу ысулны биологик системаларны өйрәнүдә кулланулары өчен лаек дип табылды.

Е. К. Завойский исемендәге премия 1991нче елдан бирле тапшырыла һәм фән өлкәсендәге бу югары бүләккә Россия, АКШ, Япония һ.б. илләрдән 25 артык галим лаек булган. Җиңүчеләр 5 мең евро күләмендә премия (“Шпрингер Вена Нью-Йорк” басмаханәсеннән 1,5 мең һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан 3,5 мең бирелә), диплом, махсус медаль белән бүләкләнә. Ә премия лауреатларының лекцияләре исә “Applied Magnetic Resonance” журналында басыла. Лауреатларның хәләл җефетләре Татарстан Республикасына хөрмәтле кунаклар буларак килә.

Премияне тапшыру идеясе һәм аны билгеләүче жюри рәисе – Е. К Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры, академик, профессор Кев Салихов. Жюри составында Д. Гаттески (Флоренция, Италия), Х. М. МакКоннел (Станфорд, США), К. А. МакЛохлан (Оксфорд, Бөекбритания), К. Мёбиус (Берлин, Германия) кебек танылган галимнәр бар.

Бүләкләү тантанасын алып барган Римма Ратникова Татарстанда фәнне үстерү юнәлешендә башкарылган эшләрне барлады, фән үсешенең әһәмиятенә басым ясады.

Кев Салихов хәбәр иткәнчә, бәйгедә 30 га якын номинант булган, узган ел - 40 тан артык.

ТР ФА президенты Мәгъзүм Сәлахов Евгений Завойскийның Казан (Идел буе) федераль университеты өчен бик әһәмиятле галим булуын ассызыклап узды. Ул әлеге галимнең туган көнен, истәлекле даталарын билгеләп үтелүен, аның исемендәге премияне тапшыруның Завойский ачкан электрон парамагнит резонансы юнәлеше үсешендә мөһимлеген искәртте. Лауреатларны котлап, ул киләчәктә дә Казан белән элемтәләрне өзмәүләрен теләде.

РФАнең Казан фәнни үзәге җитәкчесе Олег Синяшин :"Электрон парамагнит резонансы юнәлеше фәннең бик күп өлкәсенә үтеп керде. Ул бик авыр мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Бу ачышның әһәмияте искиткеч зур. Премия үзе дә Россия һәм Татарстан галимнәренә алга таба эшләргә зур этәргеч бирә", - диде һәм бу премияне тапшыру фәннең интернациональ булуын, ниндидер чикләргә кертелмәвенә мисал икәнен искәртеп, җиңүчеләрне котлады.

Җиңүчеләрне котлаучылар арасында  Германиянең Россиядәге илчелегенең икътисад һәм фән департаменты рәисе Дик Вольфганг һәм  Швейцария Конфедерациясенең Россиядәге илчелегенең фән буенча киңәшчесе Андрей Мельников та бар иде.

“Россия белән Швейцария бер-берсеннән бик нык аерыла, әмма фәннең үсеше һәм белем бирү сыйфаты безне берләштерә. Швейцария белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр моннан 300 ел элек башланган һәм фән өлкәсендәге мөнәсәбәтләр бүген дә ныгуын дәвам итә", - диде һәм Россия белән бу ил арасында бүгенге көндә фәнни элемтәләрнең нык булуын дәлилләүче килешүләр белән таныштырды.

Пристер Томас һәм Ешке Гуннар исә Казанны бик ошатуларын, бу премияне алуларына шат булуларын җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100