news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Фәннәр Академиясе урынбасары Кырым Республикасы башлыгы белән очрашты

Сергей Аксенов РФ субъектларының фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөһимлеге турында әйтте.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Фәннәр Академиясе урынбасары Вадим Хоменко Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Вадим Хоменко Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты. Очрашуда Кырымда кулланыш табырга мөмкин булган эшләнмәләр турында сүз барды, дип хәбәр итә Фәннәр Академиясе матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук Кырым һәм Саха (Якутия) Республикалары фәннәр академияләре җитәкчеләре катнашты. Сергей Аксенов Россия субъектларының фәнни эшчәнлек алып бару өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөһимлеге турында, шулай ук галимнәргә республика хакимияте тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. “Безнең аралашуның төп байлыгы – без алдынгы казанашлар белән уртаклашып, бер-беребезнең хаталарын күрсәтеп, ул хаталарны кисәтә алабыз”, - диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot