Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Фәннәр академиясе тотылган батарейкалар җыя башлаячак
Академик Әхмәт Мәзһәров тотылган батарейкалар һәм терекөмешле лампаларны аерым җыярга кирәклеген белдерде.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясе дүшәмбе, 30 апрельдән, тотылган батарейкалар җыя башлаячак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров хәбәр итте.
Матбугат очрашуы чүп яндыру заводы, чүпне аерып җыю технологияләренә багышланган иде.
Галим, чүпне төренә карап аерып җыю, эшкәртү, калганын чүп яндыру заводында юк итү иң дөрес карар булачак, дип саный.
"Беренче чиратта, тотылган батарейкалар һәм терекөмешле лампаларны аерым җыярга кирәк. Аларны чүп яндыру заводына илтүгә юл куелмаска тиеш. Без үзебездән башларга тиеш. Дүшәмбе көнне академиядә батарейка җыя башлыйбыз. Батарейканы кесәгездә йөртсәгез, кереп чыгыгыз", - дип мөрәҗәгать итте Әхмәт Мәзһәров журналистларга.
Мәзһәров әйткәнчә, Россиядә тотылган батарейкаларны җыеп эшкәртә торган ике завод бар - Уралда Чиләбедә һәм Свердловск артында.
"Батарейкаларны җыеп шунда җибәрергә була. Чүп яндыру заводына терекөмеш кертмәскә, батарейкаларны аерым җыярга – беренче адым шул булырга тиеш. Башка биналарда да шулай җыюны оештырырга кирәк", - диде Мәзһәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз