news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Фәннәр Академиясе "исемле" махсус стипендия санын һәм күләмен арттырырга мөмкин

Әлегә ул 15 кешегә һәм семестрга 15 мең сум күләмендә түләнә.

Татарстан Фәннәр Академиясе "исемле" махсус стипендия санын һәм күләмен арттырырга мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе студентларга бирә торган "исемле" стипендиясенең санын һәм күләмен арттырырга мөмкин.

Әлегә ул 15 кешегә семестрга 15 мең сум күләмендә түләнә. Стипендиягә дәгъва итүчеләрнең эшләрен Президиумның талантлы яшьләрне сайлап алу һәм ярдәм итү мәсьәләләре комиссиясе карый һәм исемлек төзи.

Кичә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Президидум утырышында 2016-2017 уку елының икенче семестрына Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе стипендиатлары исемлеге расланды. Әлеге утырышта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре дә катнашты.

Президиумның талантлы яшьләрне сайлап алу һәм ярдәм итү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Наил Сәхибуллин комиссиянең стипендия алучылар исемлеген төзегәндәге кайбер күзәтүләре белән уртаклашты: “Бу стипендия уңышлы уку һәм эш өчен премия буларак түгел, ә аванс рәвешендәрәк кабул ителсен иде. Хәзерге нигезләмә магистрлар өчен уңайлырак, ә алар тиздән укуларын тәмамлап китеп барачаклар, димәк, стипендия аванс максатында була алмый”, - диде ул һәм ничек тә студентларга игътибарны арттыру өчен, бакалаврлар белән магистрлар пропорциясен билгеләп, квота кертергә тәкъдим итте. Әйтик, стипендиянең унысы – студентларга, бишесе – магистрларга.

Татарстан Фәннәр Академиясенең Президиум әгъзалары әлеге тәкъдим белән генә чикләнеп калмыйча, степиндиатлар санын һәм стипендиянең күләмен арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Мәгъзүм Сәләхов: “Бюджетны арттыруны сорамыйча гына, калган акчаларны барлап, нигә аларны студентларга бирмәскә?!” - диде. Озак еллар Казан дәүләт университеты ректоры булган Мәгъзүм Сәләхов стипендия арттыру мөмкинлеге махсус өйрәнелеп, булган бюджеттан чыгып, тәкъдимнәр әзерләнәчәген һәм апрель аенда буласы Президиум утырышында яңадан каралачагын әйтте.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Президидум утырышы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа бинасында узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100