news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Фән» илкүләм проекты буенча 2020 елда дүрт федераль проектта катнаша

Республикада фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү һәм тикшеренүләр үткәрү өчен заманча инфраструктура булдыручы проектлар гамәлгә ашырыла.

Татарстан «Фән» илкүләм проекты буенча 2020 елда дүрт федераль проектта катнаша
Tatar-inform архивы

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан 2020 елда «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында, фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү һәм фәнни тикшеренүләр уздыру өчен заманча инфраструктура булдырырга ярдәм иткән дүрт проектта катнаша.

Шулай итеп, республиканың 25 оешмасы дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәкләренә федераль ярдәм күрсәтелә торган грантны ала.

Шулай ук актив рәвештә махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәкләр челтәрен оештыру эше алып барыла. Әлеге грант бәйгесендә Татарстанның КФУ һәм КИТТУ-КАИ кебек югары уку йортлары катнаша.

«Фән» илкүләм проектының тагын бер мөһим юнәлеше — фәнни-технологик үсешнең өстенлекле өлкәләрендә тикшеренүләр үткәрү һәм эшләнмәләр булдыру буенча дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр ачу өчен грант бәйгесе. Бу программага бирелә торган ике еллык грант бер үзәккә 1,03 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Әлеге грантка бөтен ил буенча 60 фәнни үзәк дәгъва иткән иде. Сайлап алу кампаниясе нәтиҗәсе буенча КФУ заявкасы җиңүчеләр унлыгына керде.

Алдынгы фәнни инфраструктураны үстерү буенча федераль проект кысаларында, республика уку йортлары җиһазларны яңартуга юнәлдерелгән грантта да катнаша. Сайлап алу нәтиҗәләре нигезендә, КФУ (211 миллион сумнан артык грант отты) һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге (грант суммасы — 238 миллион сумнан артык) җиңүче булды.

Моннан тыш, августта РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тагын ике оешмага — Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына җиһазларын яңарту өчен өстәмә субсидияләр билгеләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча 2020 елда беренчесе — 43,4, ә икенчесе 16,3 миллион сум алачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100