news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан эзтабарлары җәйге сезонга нәтиҗәләр ясады

Андрей Кондратьев буыннар элемтәсен тәэмин итүдә аерылгысыз шарт буларак эзтабарлар хәрәкәтенең бөтен республика өчен әһәмиятен ассызыклады

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 3-5 сентябрь көннәрендә Татарстан аэроклубы территориясендә (Коркачык бистәсе) республика эзтабарлар хәрәкәтенең X юбилей фестивале узды. Фестивальдә республикадагы эзтабарлар отрядларына керүче 250 вәкил, шулай ук Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт технология университеты, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, “ТИСБИ” идарә адемиясе, Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының студентлар эзтабарлар отрядлары катнашты.
Фестиваль ачылышына ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев, “Патриот” үзәге директоры Вильсор Камильянов, “Ватан” берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Коноплев, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары килгән иде.
Андрей Кондратьев буыннар элемтәсен тәэмин итүдә аерылгысыз шарт буларак эзтабарлар хәрәкәтенең бөтен республика өчен әһәмиятен ассызыклады. Татарстанның иң яхшы эзтабарларына “Ватанпәрвәрлек өчен” билгеләре тапшырылды.
Фестиваль кысаларында тематик мастер-класслар, шулай ук футбол, волейбол буенча традицион ярышлар, отрядларның визит карточкалары конкурсы узды, дип хәбәр ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot