Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан эзтабарлары "Беркем дә онытылмый" дип исемләнгән округ слетына китте
24 октябрьдә слетның ачылыш тантанасы узачак
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән «Книга Памяти» КАИ, «Снежный десант» КФУ, «Возрождение», «Химик», «Легион», «Разведка» республика эзләнүчеләр отрядлары Киров өлкәсенә слетка китте. 23-26 октябрьдә “Төзүче” шәһәр яны сәламәтләндерү лагере базасында Россиянең 13 төбәгеннән 400 дән артык волонтер җыелачак. Проектның максаты яшьләрдә патриотик кыйммәтләр формалаштыру һәм эзләнүчеләр хәрәкәтен популярлаштырудан гыйбарәт, ул быел беренче тапкыр РФ Президентының ИФО да Тулы вәкаләтле вәкиле инициативасы Михаил Бабич инициативасы белән үткәрелә.
24 октябрьдә Нократ дәүләт гуманитар университеты мәйданчыгында эзләнүчеләр отрядларының слетын ачу тантанасы уза. Слетның төп чаралары, шимбә, 25 октябрьдә, “Төзелеш” сәламәтләндерү лагеренда узачак.
ИФО эзләнүчеләр отрядларының төбәк делегацияләре хәрби-тарихи викторинада катнашачак, Бөек Ватан сугышы чорындагы мәгълүмат буенча тест узачак.
1,2, һәм 3 урынны алучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Слет нәтиҗәләре буенча уңышка ирешкән делегация төп бүләк – эзләү экспедициясе сәфәренә финанс чараларына ия булачак, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз