news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе түбән булган биш төбәк арасына керде

Республикада гомуми эшсезлек дәрәҗәсе Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткечтән 2,4 процентка кимрәк (4,0%) һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң түбән санала (Идел буе федераль округы буенча уртача – 3,4%). Республика гомуми эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган Россия Федерациясе төбәкләре бишлегенә керә.

Республиканың хезмәт базарындагы агымдагы вазгыять тотрыклы кала бирә. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә 2022 елның апрель-июнь айларында, уртача алганда, 15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Татарстанда эшче көчләр саны 2026,8 мең кеше тәшкил итте, шул исәптән 1978,2 мең кеше икътисадта мәшгуль булган һәм 48,6 мең кеше яки эшче көчләр саныннан 2,4 процент эшсез булган, ләкин актив эш эзләгән.

Бүгенге көндә республикада 10,4 мең кеше эшсез буларак теркәлгән, эшсезлек дәрәҗәсе – 0,51% (Россия Федерациясе буенча – 0,9%, Идел буе федераль округы буенча – 0,8%).

Халыкны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 62,5% тәшкил итә һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң югарысы булып кала бирә (РФ буенча бу күрсәткеч 59,6% тәшкил итә, Идел буе федераль округы буенча – 58,6%).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100