news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан эшмәкәрләре Роспотребнадзор белгечләренә сораулар бирә алачак

8 декабрьдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрәчәк. Консультацияләр бушлай уздырылачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Чара 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак. Анда катнашу өчен алдан язылу кирәк: казанлылар өчен 222-84-28 номеры билгеләнгән, төбәк бүлекләре өчен телефоннар ведомство сайтында күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot