Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан эшмәкәрләре модульле кунакханәләр төзү өчен 45 млн сум алачак
Татарстан эшмәкәрләре модульле кунакханәләр төзү өчен 45 миллион сумга кадәр акча алачак. Субсидия завод җитештерүендәге модуль бәясенең 50 процентын тәшкил итә ала, шул ук вакытта бер модуль өчен субсидиянең максималь күләме 1,5 млн, ә барлык субсидия күләме 45 миллионны тәшкил итә.
Дәүләт ярдәмен алуның мәҗбүри шарты – яңа объектта һәм инде гамәлдә булган объектны киңәйткәндә дә кимендә 10 модуль булдыру.
Тиз торгызыла торган кунакханәләр төзү белән шөгыльләнүче Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм итү өчен быел барлыгы 284 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Шуның 230 млн сумы – федераль грант акчалары һәм тагын 54 млн сумын республика бирәчәк.
«Бәйге үткәрелде һәм субъектларда ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак проектларны сайлап алдык. Анда кимендә 2,5 мең номер бар. Субъект җир бирә, коммуникацияләргә тоташтыра. Ел ахырында без йомгак ясаячакбыз. Программаның үз нәтиҗәлелеген раславына инансак, ике тапкыр күбрәк акча сарыф итәчәкбез», – дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән.
Субсидияләр «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында бирелә. Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россиядә 2019 елдан бирле тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз