news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эшмәкәрләре илкүләм проект ярдәмендә экспорт географиясен киңәйтә алачак

Татарстан эшмәкәрләре «Экспорт форсажы» акселерация программасында катнаша ала. Бу программа кече һәм урта бизнес субъектларына халыкара базарларга чыгарга һәм бүгенге көндә экспортка сатучыларның да эшчәнлеген ныгытырга ярдәм итә. Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

«Экспорт форсажы» программасы һәркайсы 2 көнгә исәпләнгән 6 модульдән тора. Шулай ук әлеге модульләр арасындагы чорда компанияләр остазлар булышлыгы белән өй биремнәрен дә үтәргә тиеш. Бу программада катнашучылар экспорт проектларын төзү методикасын үзләштерәчәк – чит ил базарларын сайлаудан алып уңайлы логистик маршрутларны исәпләүгә кадәр, гомумән, югалтуларны һәм чыгымнарны киметергә өйрәнәчәк.

Татарстанда Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды генераль директор урынбасары, «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова әлеге программаның эшмәкәрләрне экспортка эшләргә өйрәтү өчен бик файдалы булуын искәртте. «Ул эшмәкәрләргә тышкы икътисади проектның структурасын төзергә – базарларны сайларга, отышлы логистиканы исәпләргә, югалтуларны һәм чыгымнарны киметергә булыша», – дип аңлатты үзәк җитәкчесе.

Укытулар Экспортка ярдәм итү үзәгендә Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе остазлары белән берлектә алып барылачак.

Программада катнашу бушлай, әмма урыннар чикле. Анда катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлергә кирәк. Гаризалар 2023 елның 19 маена кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны +7(843)222-90-60 телефоны аша белешергә була.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100