news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре SMM белгечлеккә бушлай укый алачак

Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре өчен SMM белгечлеккә бушлай онлайн-курс эшли башлады. Дәресләрдә алар Россия социаль челтәрләренең реклама кабинетларында эшләргә өйрәнәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Курсның спикеры SMM өлкәсендәге белгеч, маркетолог Дамир Хәлилов булачак. Ул эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә реклама кампаниясен ничек әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга, контент әзерләргә һәм социаль челтәрләрдә бизнесны алга этәрергә өйрәтәчәк, максатчан реклама булдыру принципларын һәм алгоритмнарын аңлатачак.

Онлайн курс үзмәшгульләргә – клиентларны җәлеп итәргә һәм үз эшчәнлеген алга җибәрергә, бизнесменнарга – шәхси бренд аша үз эшен үстерергә, ә SMM өлкәсендә яңа эшли башлаучыларга клиент брендын булдырырга һәм эшчәнлекләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Дәресләр «Минем бизнес» хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100