news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан эшкуары субсидия үзләштергән өчен суд каршына басачак

Татарстан эшкуары бизнесны үстерү өчен бүлеп бирелгән дәүләт субсидиясен урлауда шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, эшкуар 2023 елда сайт булдыру һәм техника сатып алу өчен 499 мең сум акча алган. Әмма бу акчаның бер өлешен – 102 мең сумнан артыгын – ул бизнеска катнашы булмаган шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән. Шул ук вакытта, хисапта акчаның тулысынча үзләштерелүен күрсәткән.

Эшкуар китергән зыянны тулысынча каплаган. Җинаять эше судка тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot