Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан эшкуарлык белемен сынау өчен пилот төбәге булачак
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында эшкуарлык белемен үстерү буенча түгәрәк өстәл узды. Катнашучылар «Эшмәкәрлек» юнәлеше буенча федераль дәүләт белем бирү стандарты проекты һәм республика югары уку йортларында яңа белгечлекне пилот рәвештә кертү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Республика аерым белем бирү стандарты буенча эшмәкәрләр әзерләнәчәк беренче төбәкләр арасына керергә мөмкин.
Түгәрәк өстәлнең модераторы - «ОПОРА РОССИИ» мәгариф комитеты рәисе, РФ Дәүләт Думасының мәгариф һәм яшьләр сәясәте буенча эксперт советы әгъзасы Роман Солтанов. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов, РФ Фән һәм югары белем министрлыгының дәүләт яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге департаменты директоры урынбасары Александр Ведехин, шулай ук «ОПОРА РОССИИ» беренче вице-президенты, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы советының яшьләр эшмәкәрлеген үстерү буенча эш төркеме җитәкчесе Эдуард Омаров катнашты.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен тәкъдимнәр пакеты формалаштырылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз