news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләр арасында лидерлар бишлегенә керде

Эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округында теркәлгән.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россиянең эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән, хезмәт хаклары югары һәм тиз арада эшкә урнашу мөмкинлеге булган төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РИА Рейтингка (ул агентлык заказы белән узган ел нәтиҗәләре буенча төбәкләрдә хезмәт базары индексын исәпләп чыгарган) сылтама ясап хәбәр итә.

Эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округында теркәлгән.

Ингушетия, Тыва, Карачай-Чиркәс, Чечня, Алтай, Төньяк Осетия һәм Кабарда-Балкар республикаларында исә эшсезлек дәрәҗәсе югары.

Хезмәт базары индексы тармакның төп күрсәткечләрен бәяләү нигезендә төзелә, ул теге яки бу субъектның потенциаль хезмәткәре өчен мәшгульлек һәм җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанның шимбә-якшәмбе көннәрендәге көзге сәяхәтләр өчен Россиянең иң популяр биш шәһәре арасына керүе хакында хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100