Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының элеккеге директоры Дагыстанда үле килеш табылган
47 яшьлек Андрей Афонинның мәете «Приморская» кунакханәсе бүлмәсендә табылган.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының элеккеге директоры Андрей Афонин Махачкалада үле килеш табылган. Ул язын Дагыстан премьеры Артем Здуновның киңәшчесе вазифасын биләгән иде. Бу хакта РИА «Дербент» хәбәр итә.
47 яшьлек Андрей Афонинның мәете «Приморская» кунакханәсе бүлмәсендә табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем сәбебе йөрәк белән проблемалары булуга бәйле булырга мөмкин.
2015 елдан Андрей Афонин «Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган оешманы җитәкләгән. 2018 елның языннан Андрей Афонин Дагыстан премьеры киңәшчесе вазифасын биләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз