Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан эшмәкәрләре өчен Телеграм-канал булдырылган
Элемтә каналында төрле мәсьәләләр буенча тиз арада карар кабул итәргә ярдәм итә торган блок-схемалар, алгоритмнар эленгән.
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда бизнес-омбудсмен белән эшмәкәрләр арасындагы элемтәне киңәйтү өчен «Деловорот» дип аталган Телеграм-канал булдырылган. Бу хакта ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Эшмәкәрләр өчен эксклюзив мәгълүмат тупланган кулланма ресурс булдырдык. Бизнес вәкилләренең норматив документларны җентекләп өйрәнергә вакытлары юк. Аларга аңлаешлы мәгълүмат кирәк. Мәсәлән, төрле мәсьәләләр буенча тиз арада карар кабул итәргә ярдәм итә торган блок-схемалар, алгоритмнар элдек. Чикләү чаралары вакытында үз-үзеңне тикшерү өчен Телеграм-каналда төрле чек-листлар булдырдык», — дип сөйләде Фәрит Габделганиев.
Яңа төрле визуаль формат кирәкле булып чыккан, өстәвенә, Татарстанда гына түгел. Башка регионнарның каналларында да «Деловорот» өчен ясалган материалларның күренүен әйтте Фәрит Габделганиев.
«Аның исемен онлайн-очрашулар вакытында уйлап таптык. Бүгенге көнгә 2600 актив язылучы теркәлгән. Эшмәкәрләрне „Деловорот“ каналына язылырга чакырам. Бу реклама, яисә сәяси максаттан барлыкка килгән канал түгел», — дип игълан ясады эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз