news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш

Республика эшмәкәрләреннән калдыклар турында хисапны Татарстан Экология министрылыгының сигез территориаль идарәсендә кабул итәләр.

Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш
Михаил Захаров

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш.

“Хисап тоту нинди калдыклар һәм күпме күләмдә барлыкка килүен, аларның нинди махсуслашкан оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен зарур. Бу калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсирен киметү өчен кирәк”, диелгән рәсми хәбәрдә.

Эшмәкәрләр хисапны Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының сигез территориаль идарәсендә тапшыра ала. Казан, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарында яшәүчеләр Казандагы территориаль идарәгә мөрәҗәгать итә ала. 

news_right_1
news_right_2
news_bot