Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан эшкуарларының зары арткан
2016 елда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләр 9 процентка арткан.
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә 2016 елда мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. 2015 ел белән чагыштырганда, аларның саны 9 процентка үскән, ягъни 877 мөрәҗәгать тәшкил иткән.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 27 нче утырышында Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге буенча (656 мөрәҗәгать турында сүз бара – Л.Л.) эшкуарларга ярдәм күрсәтелгән һәм аларның хокуклары торгызылган. Калган очракларда исә мөрәҗәгатьләр профильле органнарга тапшырылган яисә хокук бозу очраклары теркәлмәгән.
Вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләрнең иң күбе, төгәлрәге 50 проценты, Казан шәһәре эшкуарларына туры килә. Икенче урында Яр Чаллы – 30 процент чамасы. Моннан тыш, 2016 елда Әлмәт, Алабуга муниципаль районнарыннан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр саны да, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз