news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эшкуарларына пандемия чорында 2,6 миллиард сумга субсидияләр бирелгән

Республикада кече һәм урта бизнес субъектларының 30 проценты өчен салымнар түләү вакыты озайтылган.

Татарстан эшкуарларына пандемия чорында 2,6 миллиард сумга субсидияләр бирелгән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда коронавирус вакытында 40 меңнән артык эшмәкәргә 2,6 миллиард сумнан артык субсидияләр түләнгән. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышындагы чыгышында сөйләде.

«Быелгы икътисади вазгыять республиканың барлык хакимият органнарының һәм оешмаларының системалы рәвештә эшләвен таләп итә. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының 30 проценттан артыгы өчен салымнар түләү һәм субъектларның 20 проценттан артыгы өчен иминият кертемнәрен түләү вакыты озайтылды», — диде ул.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, беренче апрельдән кече һәм урта эшмәкәрлекнең барлык субъектлары өчен иминият кертемнәре буенча тарифлар 30 проценттан 15 процентка кадәр киметелгән (хезмәт хакының минималь күләме артып киткән өлешендә).

«Кредит оешмаларының эшкуарлар белән хезмәттәшлеге җайга салынды. 15,2 миллиардтан артык суммага 5,6 меңнән артык ташламалы кредит һәм 8,2 миллиардтан артык суммага 3,6 мең ташламалы ипотека кредиты бирелде», — дип сөйләде Шаһиәхмәтов.

Министр сүзләренчә, Татарстанда кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә саклана. Мидхәт Шаһиәхмәтов аның сәбәбен: «Федераль һәм республика ярдәме чаралары гамәлгә ашырылуга бәйле», — дип аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100