Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан эшкуарлары республиканы Төркиядә Эшкуарлар форумында тәкъдим итте
Чарада төп тема буларак эшмәкәрлек этикасы мәсьәләсе каралды.
(Истанбул, 10 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татарстан эшкуарлары Төркиянең Алания шәһәрендә узучы Эшкуарлар форумында республикабыздагы эшмәкәрлек торышы белән таныштырдылар. Чарада Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән 50гә якын эшкуар катнашты. Бу турыда Россия мәдәнияте, мәгарифе, ярдәмләшү һәм бердәмлек җәмгыяте рәисе Мөхәммәт Карачай хәбәр итә.
Бөгелмәдән Илгиз Йосыпов форумның төп чыгыш ясаучысы булды. Үз брендын булдырган дизайнер Нурия Закирова “Мөселман кием-салымында этник колорит” дигән доклад белән чыкты. Роберт Әгъзамов эксклюзив автомобильләр җитештерү темасына, Марат Ялилов “Мөселман балалары өчен мәгариф системасы” темасына чыгыш ясады. Розалия Ибраһимова исә умартачылык үзенчәлекләре белән таныштырды.
Эшкуарлар чарасында Ризаэтдин Фәхретдиннең китапларын гарәп имлясыннан кирилл хәрефләренә күчереп, һәм татарча, һәм русча нәшер иткән “Форум” мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рәшит Исхаков, “РостРесурос” инвалидларны тернәкләндерү үзәге президенты Әсхат Галиев мәртәбәле кунаклар буларак урын алдылар.
- Халыкара Ислам Эшкуарлыгы Берләшмәсе (МАИБ) тарафыннан 6-10 апрель көннәрендә оештырылган “ХИЭБтән эшкуарлык өзеклеге” дип аталган форумда Төркиядән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 400гә якын делегат катнаша.
- Форумның төп спикерлары – танылган футболчы, СССР спорт мастеры, Халыкара Ислам Эшкуарлыгы Берләшмәсе президенты Марат Кабаев, РФ журналистлар берлеге әгъзасы, дин әһеле, Россия мәдәнияте, мәгарифе, ярдәмләшү һәм бердәмлек җәмгыяте рәисе Мөхәммәт Карачай, эшмәкәрләр Руслан Камбиев, Камила Бадракова һәм башкалар катнаша.
Чарада төп тема буларак эшмәкәрлек этикасы мәсьәләсе каралды. Делегатлар шулай ук бизнес-план кору, һөнәри осталыкны арттыру, проект буенча фикерләү сәләтен үстерү, интернет-маркетинг өлкәсендә яңалыклар, сәламәт булу чаралары, эшкуарлык белән спортны бергә алып бару темалары буенча фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз