news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эшчеләрне җәлеп итүче Россия өлкәләренең беренче бишлегенә кергән

Татарстан 67,3 индексы белән рейтингта бишенче урынны алган.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). «РИА Рейтинг» 2016 ел йомгаклары буенча Россия төбәкләрендәге хезмәт базарының чираттагы индексын тәкъдим иткән. Рейтингта бишенче урынны 67,3 индексы белән Татарстан Республикасы алган.

Белгечләр вазгыятьне бәяләү өчен 2016 елның йомгаклары буенча хезмәт базары индексын исәпләгән. Ул төбәктәге мәшгульлек дәрәҗәсеннән тыш, аның мөмкин булган эшче өчен җәлеп итүчәнлеген дә билгели. Индексны исәпләгәндә тугыз күрсәткеч, шул ук вакытта – хезмәт хакы дәрәҗәсе, мәшгульлек, хезмәт шартлары, хезмәт базарының сыйдырышлылыгы анализланган.

2015 ел йомгаклары белән чагыштырганда, хезмәт базары индексы буенча беренче бишлеккә кергән алдынгылар үзгәрмәгән. Беренче урында – Мәскәү (88,8), икенчедә - Санкт-Петербург (85,2), өченчедә – Мәскәү өлкәсе (78,1) тора. Индекс күрсәткече 70 баллдан артып киткән тагын бер төбәк – Ханты-Манси автономияле округы – Югра. Бишенче урында – Татарстан.

Рейтингның соңгы урыннарын Карачай-Чиркәс Республикасы (10,1) һәм Ингушетия (9,8) алып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100