Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Эпидемиология үзәгенең бүлек мөдирен кулга алдылар
Илдар Солтанов мошенниклыкта һәм вәкаләтләрен арттырып файдалануда гаепләнә.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Совет районы суды «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Чаллыдагы филиалының бүлек мөдире Илдар Солтановны кулга алган. Бу хакта судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Солтанов мошенниклыкта һәм вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнә. Кичә судта тикшерүче гаепләнүчене сак астына алу үтенече белән чыгыш ясаган.
«Әлеге үтенеч Солтановның авыр җинаять кылуда гаепләнүе белән дәлилләнгән. Иректә калган очракта, гаепләнүче качып ятарга, җинаять эшен алып баруга комачаулык итәргә яки җинаятьчел эшчәнлек эзләрен яшерергә мөмкин», — дип өстәделәр судта.
Суд бүлек мөдирен 8 августка кадәр 2 айга тикшерү изоляторына озатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз