news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Энергетика министрлыгы төзелә

Әлеге министрлык нефть табу һәм аны эшкәртү, химия, нефтехимия, энергетика, газ өлкәсендәге мәсьәләләрне алып барачак

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы комитетларында Татарстан Республикасы Президентының ТР Энергетика министрлыгын төзү турында тәкъдимен карадылар. ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сахиева аңлатып үткәнчә, федераль законнар нигезендә “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте, идарәче компания буларак, киләчәктә үз эшчәнлеген туктатачак. Моңа бәйле рәвештә, энергетика өлкәсендә координацион орган булмаячак. ТР Энергетика министрлыгын төзү зарурлыгы шуннан чыгып аңлатыла.

Р.Сахиева сүзләренә караганда, министрлык төзү турында 2009 елдан бирле сүз алып барыла. “Хәзерге вакытта федераль үзәк төбәкләргә энергетика өлкәсендә зур вәкаләтләр бирә. Әлеге министрлык нефть табу һәм аны эшкәртү, химия, нефтехимия, энергетика, газ өлкәсендәге мәсьәләләрне алып барачак”, -диде. Ул шул ук вакытта әлеге министрлык буенча тәкъдимнәрнең әле эшләнүен генә билгеләп үтте.

Моңарчы республика күләмендә энергетика мәсьәләләре белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шөгыльләнгән. Яңа министрлык төзү белән, дәүләт структураларында оптимальләштерү процессларының булу ихтималы да бар.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100