news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан елгаларында язгы ташу тәмамланды

Качелино торак пунктына бара торган юлда транспорт хәрәкәте өлешчә булдырылган.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Татарстан елгаларында язгы ташу тәмамланды, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы департаменты мәгълүматлары буенча республика елгаларында язы ташу тәмамланган.

Узган тәүлектә Түбән Кама ГЭСнең түбән өлешендә су биеклеге 97 см га арткан. Әмма курку өчен сәбәп юк – критик ноктага кадәр җитү өчен 6 метрдан артык урын бар.

Чаллы шәһәре янындагы Түбән Кама сусаклагычында суның биеклеге 8 см га төшкән һәм 63,54 метр тәшкил итә.

Республиканың Арча районы Качелино торак пунктына бара торган туфраклы юл су астында кала. Юлдагы су 10 см дан биек түгел. Хәзер автоюлда транспорт хәрәкәте өлешчә булдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot