news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан елгаларында суның биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечләрдән түбән кала

Татарстан елгаларында суның биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечләрдән түбән кала, узган тәүлектә 1 см дан 25 см га кадәр арткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.

Югары Ослан янындагы Куйбышев сусаклагычында хәзер суның биеклеге 51,05 метр тәшкил итә, бу әле һаман да 54,24 метр критик билгесеннән ерак. Чаллы янындагы Түбән Кама сусаклагычында да суның биеклеге күтәрелде, ләкин куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк калды.

Ул арада балыкчыларның бозга күпләп килүе сигез ноктага кадәр кимесә дә, сусаклагычларның кайбер участокларында бозларның хәрәкәте күзәтелә. Коткаручылар һава мендәрендәге махсус суднолар кулланып, вазгыятьне күзәтүне дәвам итә.

Су биеклеге мониторингы Татарстан елгаларында һәм буаларында урнаштырылган 113 гидропостта үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100