news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан елгаларында су кими башлады

Азнакай һәм Нурлат районнарында түбәнлекләрдәге күперләр су астында кала һәм алар буйлап хәрәкәт ябык.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Татарстан елгаларында су кими башлады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Су Нократ елгасына килә тора, ә калган барлык елгаларда һәм сулыкларда су ташкыны кимүгә бара.

Куйбышев сусаклагычындагы Идел елгасының югары өлеше боздан тулаем ачылган инде. Анда су элеккечә критик билгедән ике метрда тора. Чабаксар ГЭСының түбән өлешендә су критик билгедән сиксән сантиметрда тора.

Азнакай һәм Нурлат районнарында түбәнлекләрдәге күперләр су астында кала һәм алар буйлап хәрәкәт ябык. Казанның Киров районындагы сигез кишәрлек һәм Качелино авылы юлының бер өлеше дә су астында калган килеш.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot