news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан елгаларында су биеклеге күтәрелү сәбәпле бер күпер һәм ике юл әле дә су астында

Азнакай районының Тымытык авылында Ык елгасы аша салынган күпер әле дә су астында. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Казансу (Арча районы, Кәче авылы) һәм Кече Мишә (Теләче районы, Екатериновка авылы) елгалары янындагы таш түшәлмәгән ике юл да шундый ук хәлдә.

Моннан тыш, Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә яр буен өлешчә су баскан.

news_right_1
news_right_2
news_bot