news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан елгаларында боз ватыла һәм язгы су ташкыны килә

Зөя, Мишә, Әнзәр, Мәллә елгаларында бозваткычлар эшли.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Татарстан елгаларында боз ватыла һәм ташкын килеп, су  арта бара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Зөя, Мишә, Әнзәр, Мәллә елгаларында бозваткычлар эшли. Зөя, Кече Чирмешән, Актай һәм Минзәлә елгаларында тәүлек эчендә елга сулары 160 сантиметрга күтәрелгән.

Югары Ослан һәм Чаллы янындагы Куйбышев сусаклагычында суның күтәрелү дәрәҗәсе критик билгедән ике метрга, Тольятти янында бер метрга түбән.

Буа районында Кыят һәм Черки Кильдуразы авыллары күперләре су астында калган. Хәзер су 130 һәм 195 сантиметрга күтәрелү дәрәҗәсендә тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot