news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан елгаларында боз эрү сәбәпле су күтәрелүен дәвам итә

Татарстан елгаларында суның биеклеге күтәрелүен дәвам итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Узган тәүлектә суның биеклеге 15тән 98 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Чүти авылы янында, Гөбенә елгасы ярларыннан ташып чыгып, болынны 111 сантиметр тирәнлектә су баскан.

Тулаем алганда, суның биеклеге әле куркыныч күрсәткечтән түбәнрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot