news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан елгалары һәм сулыкларында боз эри башлаган

Республиканың кайбер елгаларында боз калынлыгы 7 сантиметрдан артык.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан елгалары һәм сулыкларында боз эри башлаган.Төнлә салкынайту язгы процессларны тоткарлый. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пунктында су күләме 8 сантиметрга күтәрелгән һәм 49,88 метрга җиткән. Бу 5 метр чамасы куркыныч дәрәҗәдән түбәнрәк.

Чаллы шәһәре янында Түбән Кама сусаклагычында суның биеклеге - 63,04 метр. 65,9 метрга кадәр күтәрелсә, су басу куркынычы бар.

Түбән Кама ГЭСенда су биеклеге 35 сантисетрга арткан һәм 52 метрга җиткән. Куркыныч билге 60 метр тәшкил итә.

Республиканың елга, күл һәм сусаклагычларында (Чулман, Идел, Казансу, Мишә, Нократ, Иж һәм Зөя) боз кату күзәтелә, бозның калынлыгы 7-28 см тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot