news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан электрон «больничныйлар» саны буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы булды

Республикада бер ел эчендә электрон рәвештә бирелгән «больничныйлар» саны 300 тапкырга диярлек арткан.

Татарстан электрон «больничныйлар» саны буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы булды
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Россиянең 85 төбәге арасында бирелгән электрон «больничныйлар» саны буенча беренче урынны били. Бүген РФ Социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге коллегия утырышында филиал җитәкчесе вазифаларын башкаручы Камил Фатыйхов шул хакта хәбәр итте.

Камил Фатыйхов сүзләренчә, республикада бер ел эчендә 360 меңнән артык электрон документ тапшырылган. 

«2017 елның 1 июленнән эшкә сәләтсезлек кәгазен электрон документ рәвешендә куллану мөмкинлеген күздә тоткан закон үз көченә керде. Бер ел эчендә электрон рәвештә бирелгән «больничныйлар» саны 300 тапкырга диярлек артты. Төбәктә 360 меңнән артык электрон документ тапшырылды», - диде ул.

  • Төбәк бүлегендә барлыгы 131 мең иминиятләштерүче исәптә тора. 2018 елда финансларның гомуми күләме 18,5 миллиард сум тәшкил иткән. Бүлекнең чыгымнары да 18,5 миллиард сум булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot