news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан электричкалары бер ел эчендә миллион ярымга якын пассажирны "югалткан"

Күрсәткеч поездда йөрүчеләр санын исәпкә алуның яңа тәртибе кертелү аркасында кимегән.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанның шәһәр яны поездлары 450 мең пассажирны "югалткан". Моның сәбәбе пассажирлар санын исәпкә алуның яңа тәртибе кертелүгә бәйле. Бу хакта «Содружество» акционерлык җәмгыятенә сылтама ясап РБК Татарстан хәбәр итә.

«Кайбер поездлар Татарстан буйлап хәрәкәт итә дә, шуннан соң, әйтик, Удмуртия җирләре буйлап бара һәм яңадан безнең республика территориясенә керә. Элегрәк, поезд Татарстанга кергән саен, һәр пассажирны яңадан саныйлар иде. Хәзер исә системада ул бер тапкыр гына исәпкә алына», - дип искәрттеләр пассажир компаниясе матбугат хезмәтендә.

Быелның гыйнвар – октябрь айларында Татарстанның шәһәр яны поездлары 5,14 миллион кешегә хезмәт күрсәткән. Татарстанлылар арасында ихтыяҗ иң зур булган электричка «Казан – Кукмара» маршруты буенча йөри.

2017 елның 10 аенда әлеге юнәлештә 1,95 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100