news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан ел студенты» премиясенә гаризалар кабул итү 15 ноябрьгә кадәр озайтылды

«Татарстан ел студенты» премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү бер атнага озайтылды. Портфолионы 15 ноябрьгә кадәр төзергә була, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы телеграм-каналында.

Быел 20 номинациядә җиңүчеләр билгеләнә. Элегрәк ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләгәнчә, гран-при иясе дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге алачак.

Гаризалар сылтама буенча кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot