news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан “Ел студенты-2014” Россия илкүләм премиясенә дәгъва кылучыларны сайлаячак

Сайлап алу этабы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор комплексы бинасында узачак

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген, 7 нче ноябрь, “Ел студенты-2014” Россия илкүләм премиясенең төбәк этабы узачак, анда “Елның студентлар даирәсе лидеры”, “Елның үз теләге белән эш итүчесе” ("Доброволец года”), “Ел ачышы” номинацияләре буенча Татарстанның иң актив һәм талантлы студентларын сайлаячаклар.

Сайлап алу этабы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор комплексы бинасында узачак. Конкурсантларга үзләрен презентацияләүгә 7 минут вакыт бүлеп биреләчәк. Аннан соң, 3 минут дәвамында алар  студент һәм, гомумән, яшьләрнең актуаль проблемаларын хәл итүдә 3 идея тәкъдим итәчәк. Чыгышларының азагында аларны тамашачылардан һәм жюри әгъзаларыннан сораулар көтәчәк.

Төбәк этабының жюри составына бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары – дирекциянең “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексын гамәлгә кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов һ.б. кергән.

Конкурста җиңүчеләр үз номинацияләре буенча автоматик төстә “Ел студенты-2014” Россия илкүләм премиясендә катнаша алачак. Алар Татарстанны “Ел студенты-2014” бөтенроссия конкурсының көндезге этабында тәкъдим итәчәк.

“Елның студентлар даирәсе лидеры”, “Елның үз теләге белән эш итүчесе” (Доброволец года”) номинацияләре 16 сәгатьтә старт ала, “Ел ачышы” номинациясе – 17 сәгать 30 минут. Бу хакта “Россия студенческая” форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100