news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан "Ел экспортеры–2015" Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Бәйгедә чимал белән бәйле булмаган өлкәдә эшләүче иң уңышлы оешмалар ачыкланды.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан “Ел экспортеры–2015” Бөтенроссия бәйгесендә “Россия субъектлары арасында экспорт буенча лидер” номинациясендә җиңде. Бу хакта республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләрне бу атнада Мәскәүдә бүләкләделәр. Татарстаннан җиңүчеләр исемлегенә эре эшмәкәрлек өлкәсендә иң яхшы экспортер булганы өчен “КАМАЗ” компаниясе керде.

Мәсәлән, "Ел экспортеры" итеп “Соликамскбумпром” акционерлык җәмгыяте танылды, ә “Аби Продакшн” җаваплыгы чикле җәмгыяте – глобаль экспортер, “Промсвязьбанк” оешмасы экспортны финанслауда лидер дип аталды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot