news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ел башыннан федераль казнага 233 миллиардтан артык акча күчергән

Нефтьчеләр 2018 елда Татарстанның төп салым түләүчеләре булган.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Татарстан 2018 елның гыйнварыннан июненә кадәр федераль бюджетка 233,7 млрд сум акча күчергән. Әлеге саннарны Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарә башлыгы Марат Сафиуллин финанс, казначейлык һәм салым органнарының 2018 елның I яртыеллыгы катнаш бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча киңәшмәдә әйтте.

“Татарстан консолидацияләнгән бюджетына беренче яртыеллыкта 114,5 млрд, федераль бюджетка 233,7 млрд сум акча керде», — дип сөйләде Сафиуллин.

Ул процент чагыштырмасында салымнарның федераль бюджетка юнәлдерелгән өлеше быел 67 процент булуын әйтте. Калган 33 проценты республиканың консолидацияләнгән бюджетына күчкән.

Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарә башлыгы шул ук вакытта барлык түләүләрнең 60 проценты нефть табучы һәм нефть сервисы оешмаларына туры килүен җиткерде.
.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100