news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ел башыннан бирле дәүләт милкендә 415 млн сум акча эшләгән

Октябрь ахырына бюджет йөкләмәсе 71 процентка үтәлде.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан ел башыннан дәүләт милкендә 415 миллион сум акча эшләгән, октябрь ахырына бюджет йөкләмәсе 71,1 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2019 елның 31 октябренә Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан кергән салым булмаган керемнәр 415,88 млн сум тәшкил итте», – диделәр ведомствода.

Шул ук вакытта республика мөлкәтне арендалаудан 82,1 млн сум акча алган, план 135 процентка үтәлгән. Җирне арендалаудан 70 млн сумнан бераз кимрәк акча кергән (план 100,6% ка үтәлгән).

Сервитуттан кергән табыш 2,74 млн сум тәшкил иткән, бу планның 123,4 проценты. Ә милекне сатудан 45,3 млн сум алынган, ягъни планның 181,3 процентын тәшкил итә.

Моннан тыш, ышанычлы идарә Татарстан бюджетына 56,6 млн сум акча китергән, бу планның 90,3 проценты. Шул ук вакытта дивидендлар 113,6 млн сум тәшкил иткән – план 84,5 процентка үтәлгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100